Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Холокост! Онытырга хакыбыз юк!"

Күпләр 27 гыйнварның Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне икәнен белә. Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья Холокостның фаҗигале корбаннары алдында баш ия. Шул уңайдан,  Шекә авылы китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен " Холокост! Онытырга хакыбыз юк!"дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханәче укучыларга Холокост тарихының куркыныч битләре турында сөйләде. Видеофильм  аша, Холокост дип аталган зур фаҗига турында тулы күзаллау булдырып, фикер алыштык.  Чара ахырында китапханәче нацизм корбаннарының якты истәлеге көне барлык кешеләрне дә берләштерергә тиешлеген билгеләп үтте. Холокост истәлеге безгә беркайчан да корбаннар, җәзалаучылар  булмасын өчен кирәклеген аңлап, һәлак булган корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдык.