Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Солдатларга-җылылык" остаханә дәресе.

Ватанпәрвәрлек хисе, Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча Хәрби бурыч үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. Шул уңайдан без авылдашлар белән Ярдәм янәшә акциясенә кушылып “Солдатларга җылылык”, шәм ясау буенча мастер класс уздырдык. Мондый шәм 15-30 минутка җитәрлек газ баллоныннан аермалы буларак, дүрт-сигез сәгать янып тора алуын, шушы шәмнәр  белән чатырны, кулларны җылытырга, әйберләрне киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкинлеген аңлап, чын күңелебездән тырышып эшләдек без аларны.                                                                                                                                                       Чарада “Без Сезнең белән!” дип исемләнгән мәгълүмат күргәзмәсе эшләде. Анда көндәлек матбугат чараларында басылып чыккан , Махсус сугыш операциясе яжаллыклары тәкъдим ителде. Китапханәче үзешчән шагыйрьләр тарафыннан, сугышчан егетләребезгә атап язылган шигырьләр укыды.

Безнең йөрәк җылысын биреп ясаган утларыбыз, җан җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытсын, игелекле булсын .