Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Исәнме, Иске Яңа ел!"

Иске яңа ел бәйрәме,  бәйрәм атмосферасына , озак яллардан соң эшкә чыгып эшли башлаучыларның кәефен күтәреп, кабат ял итергә чакыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шекә авылы клубында, киң катлам укучылар өчен  " Исәнме, Иске Яңа ел!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды. Китапханәче әлеге чараны кызыклы фактлар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат биреп, шигырьләр укып,  күңелле уеннар һәм шаян конкурслар оештырып алып барды.  Катнашучылар төрле ил халыкларының яңа ел традицияләре белән таныштылар һәм Кыш бабайның  ничек атауларын, бәйрәмгә нинди бүләкләр бүләк итүләре, бәйрәм табынына нәрсәләр куйулары белән таныштылар. Чараның программасы күңелле һәм бай эчтәлекле иде, кызыклы уеннар һәм конкурслар булды. Барлык катнашучылар да чарада актив катнашып, күңелле ял иттеләр.