Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тыюлык урманнарында"

Тыюлыклар һәм милли парклар көне – бик мөһим бәйрәм, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора.

 Бу көн уңаеннан, яшь укучылар өчен китапханәдә " Тыю лык урманнарында» дигән темага экологик дәрес үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар тыюлыкларның ни өчен булдырылуы, Россия территориясендә нинди тыюлыклар һәм милли парклар барлыгын, Россиянең аеруча саклаулы территорияләре турында белделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар.

 Бергәләп төрле экологик биремнәр үтәделәр. Тыюлык, кызыл китап, экология сүзләрнең мәгънәсенә төшенделәр. Төрле кроссвордлар чиштеләр. Чарада «Без китап белән табигать дөньясын ачабыз» китап-иллюстратив күргәзмәсе эшләде.