Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яңа ел киче"

Илдус-кечкенә авыл, анда без еш кына күчмә китапханә белән булабыз. 3 гыйнварда , авыл клубы белән берлектә бу авылда чыршы янында,   "Яңа ел киче" күңел ачу чарасы уздырдык. . Программада биюләр, җырлар, уеннар бар иде, барлык катнашучылар да балалар белән берәттән, балачак елларын искә алып, шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төсле, ялтырап торган гирляндлар һәм ачык бизәлгән чыршы кунакларга могҗиза хисе китерде. Китапханәче Локманова Г. Х. кич буе кызыклы уеннар уздырып, кунакларда  күңел күтәренкелеге булдырды. Кыш бабай белән Кар Кызы бәйрәмгә матур бизәлгән  чанада  килделәр, теләүчеләр Кыш бабай чанасына утырып, авылны әйләнеп  йөри алдылар. Җырчыларның матур җырлары, биюләре, уеннары, һәркемнең  күңеленә  хуш килде. Бәйрәмне авыл халкы белән уртаклашырга тирә-як  авыллардан бик күп кунаклар килгән иде. Кич буе авылда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде, авыл халкы өчен бу бик истә калырлык  матур Яңа ел булды!