Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балалар бакчасында чыршы бәйрәме.

Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, әкият бәйрәме. Яңа ел һәрвакыт могҗиза, Тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр бүләк итә.

Балалар бакчасында узган Яңа ел бәйрәме,төсле, ялтырап торган гирляндлар һәм ачык бизәлгән чыршы балаларга могҗизалы бәйрәм хисен булдырды. Бәйрәм вакытында балалар әкият геройлары булып уйнап,  әкиятләрнең тылсымлы дөньясына керделәр, бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай килү белән җыр һәм бию, уен-көлке, чын бәйрәм башланды.

 Барлык балалар да рәхәтләнеп үзләренең талантларын күрсәттеләр: биеделәр, әйлән-бәйлән әйләнделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, уйнадылар. Беркем дә битараф калмады. Кыш бабай кулыннан балаларга бирелгән бүләкләр шатлык хисләрен уятты!

 Бәйрәмдә китапханәче Кыш бабай ролендә уйнады, балалар белән биеп, тылсымлы әкияти илендә сәяхәт итеп, тылсымлы бәйрәм булдыруда катнашты. Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы узды, бик күп матур тәэсирләр һәм хәтирәләр калдырды.