Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңа елны көткәндә.

Тиздән иң тылсымлы һәм күптән көтелгән бәйрәм-Яңа ел! Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Ел саен декабрь ахырында китапханә яңа ел кәефе белән “яши”. Китапханәгә керү юлында ук кар сыннары, утлы герляндлар каршы ала. Матур итеп бизәлгән уку залы, күргәзмәләр, тәрәзә бизәкләре бәйрәм атмосферасы тудырырга һәм бу хисләрне китапханә кунакларына җиткерергә мөмкинлек бирә.