Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без укый беләбезме?" китапханә дәресе.

Без укый беләбезме?Бу сорау күпләрне гаҗәпләндерә.  Әлбәттә,һәркем укый белә.  Ләкин чынлыкта, бу җиңел сорау түгел. Шушы сорауга җавап эзләп уздырылган китапханә дәресендә, китапханәче катнашучыларга беренче чиратта укыганда нәрсәгә игътибар итәргә, укуны мәҗбүри түгел, ә кызыклы итәргә өйрәтте. Китапханәче балачактан ук кешенең бөтен гомере китаплар белән тыгыз бәйләнгәнен, китаплар аша без әле беркайчан да күрмәгән һәм белмәгән нәрсә турында белә алуыбызны, кызыклы мисаллар ярдәмендә аңлатты.  Катнашучылар «Әкиятне гадәти булмаган тасвирлау буенча таны», «Кем тизрәк?», «Иң игътибарлы " конкурс уеннарында катнашып җавап бирделәр.  Китап һәм укулар турында мәкальләрне искә төшердек. Китапханәче укучыларны  китапханәгә ешрак килергә һәм китап укырга чакырып, китап кыстыргычлары бүләк итте.