Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Мәгълүмат бирү күргәзмәсе «Стоп коррупция»

9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә,  китапханәдә киң катлам укучыларыбыз өчен «Стоп коррупция» мәгълүмати күргәзмәсе эшләде, 

  • анда китапханә кулланучыларын коррупция төшенчәләре, аның төрләре һәм чагылдыру формалары, шулай ук илебездә коррупциягә каршы торуга һәм көрәшкә юнәлдерелгән чаралар белән таныштыручы мәгълүмати материаллар урнаштырылды. Күргәзмәнең максаты-халыкның коррупция дәрәҗәсенә һәм аңа омтылышына мөнәсәбәтен ачыклау. Шулай ук күргәзмәдә язучыларның ришвәтчелек һәм урлау темасына кагылышлы әсәрләре белән танышырга мөмкин иде. Укучылар тагын бер кат тормышта барысы да акча белән эшләнмәвенә, һәрвакытта да намуслы булу мөһимрәк икәнлегенә инандылар. Укучыларны Арча районы эчке эшләр бүлеге, Арча шәһәр прокуратурасы дежур хезмәтенең, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре телефон номерлары белән таныштырдык. исегезгә , Коррупция без аны бетергәнче юкка чыкмаячак, коррупциягә каршы көрәшне һәрвакыт үзебездән башларга кирәклеген искәрттек.