Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Рәхмәт сиңа, әнкәй!"

27 ноябрьдә авыл клубында Әниләр көненә багышланган “Рәхмәт сиңа, әнкәй!” дип исемләнгән  бәйрәм концерты  булды.

 Зал кунаклар белән тулы иде. Алып баручы, китапханәче Локманова Г.Х. тамашачыларны сәламләде, залда утыручы әниләр һәм әбиләр адресына җылы сүзләр әйтте. Ул залда күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф булдыруга иреште.

Чараның беренче өлешендә Шекә башлангыч мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Яшь артистлар башкаруында Әниләр турында җырлар яңгырады. Сәхнәгә бер-бер артлы яшь талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, әкият-тамаша  уйнадылар, болар барысы да яраткан әниләргә багышланды. Кемдер сәхнәдә беренче адымнарын ясады, кемдер чираттагы мәртәбә авылда үз йолдызлары барлыгын исбатлады. Әниләр үз балаларының чыгышларын сокланып күзәттеләр һәм чын күңелдән шатландылар.

Чараның икенче өлешендә авыл үзешчәннәре үзләренең җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. Концерт программасы тамашачыларда бик күп уңай эмоцияләр уятты һәм иң күңелле тәэсирләр калдырды. Һәр чыгыштан соң көчле алкышлар басылмады. Бу көн өлкәннәргә дә, балаларга да әнинең изге булуын тагын бер кат искә төшерде.