Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Урман аланы маҗаралары"

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Шуларны исәпкә алып без “Сәламәтлек клубы” на йөрүче укучылар белән “Урман аланы маҗаралары” әкият тамашасы өйрәнеп, мәктәпкәчә яшьтәге укучыларыбызга тәкъдим иттек. Табигаттә һәр нәрсәнең бер-берсенә бәйләнгән булуын әкият аша күрсәтеп , табигатьне сакларга кирәклеген укучылар ачык мисалда күрделәр. Әкият барысына да ошады.