Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Киң минем туган илем»

Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Киң минем туган илем» дигән темага викторина үткәрелде, чараның беренче өлешендә китапханәче әлеге бәйрәмнәрнең кыскача тарихы белән таныштырды, укучыларга туган ил турында белемнәрен күрсәтергә, викторинада катнашырга тәкъдим итте. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар һәм табышмаклар чиштеләр. Мәкальләр ярдәмендә балалар үз Ватаннарын яхшы белүләрен ачыкладык , Татарстан һәм Россия символларын карадык. Чараны бөек Ватаныбызны ярату һәм Татарстан гимнын башкарып, туган ил турындагы  шигъри юллар белән тәмамладык. Төрле тематик уеннар уйнады. « Ватан бердәмлеге белән дан тота»дигән китап күргәзмәсе тәкъим ителде.