Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Зыялылар фаҗигасе"

30 октябрь... Без бу датаны зур кайгы  белән искә төшерәбез. Нәкъ менә бу көн сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне булып санала. Ел саен бу дата алдыннан матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар үткәрелә. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә киң катлам укучылары өчен «Зыларлар фаҗигасе» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче сәяси репрессияләр, заманның тарихи фактлары төшереп калдырылган кешеләрнең язмышлары турында сөйләде. 30 нчы еллардагы массакүләм репрессияләр турында бай документаль һәм сәнгать материалы булган "Ил тарихының  кара битләре" китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.