Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Безгә тынычлык кирәк!”

Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды.

  Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң да халыкта бик күп сораулар барлыкка килде. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсе “Безгә тынычлык кирәк!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Чарада “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде.  Илдәге вәзгыять, мобилизация темасына сорау җавапларны вакытлы матбугатта басылып чыккан мәкаләләр ярдәмендә эзләдек.  Чараның икенче өлешендә “Казан утлары” журналының 2022 елның, июль, август саннарында басылып чыккан  Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?...” романы буенча фикер алыштык. . Романда сугыш чоры белән бүгенге көн  параллель бара. Шул вакытларны чагыштырып карап:  “Кешелеклелек, кеше нинди генә чорда да гуманистик принципларын югалтмаска, һәрвакыт кеше булып калырга тиеш”-дип үз фикерләрен белдерде укучылар. Без хәзер бик тотрыксыз вакытта яшибез. Кояш астындагы урын өчен сугыш бара. Монда тыныч кешеләр, балалар, картлар үлә. Шунда безнең балаларыбызны җибәрәләр. Һәр йөрәктә гаепсез корбаннарның үлеме гомуми авырту һәм кайгы хисләре белән искә алына. Илебездә тынычлык һәм иминлек булсын дигән теләктә тәмамланды чара.