Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Өйләргә барып бәйрәм белән котлау.

Шекә авылы китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре тирән ихтирам һәм игътибар билгесе итеп, авылның иң өлкән яшьтәге кешеләрен, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын һәм озак еллар мәдәният өлкәсендә китапханәче булып эшләп, лаеклы ялдагы апаларны бәйрәм белән котладык. Өлкәннәрнең игелекле күзләренә карап, аларның оптимизмына, һәр көнгә  сөенеп, гомер кичергәннәре өчен рәхмәтле булуларына сокланасың. Авырлыкларга бирешмичә  алар якыннарына, тирә-юньдәгеләргә күңел җылысы бүләк итүчеләр. Без биргән игътибарга алар бик шатландылар. Күчтәнәчләр тапшырдык, матбугаттагы көндәлек яңалыклар белән таныштырдык. Рәхмәт сезгә, кадерле, игелекле һәм зирәклегегез өчен хөрмәтле өлкәннәребез!