Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм  үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана. Шекә авылы клубында ,  өлкәннәр катнашында “Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне” дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны  авыл җирлеге башлыгы Сәгыйтов В.В. бәйрәм белән котлап  башлады, китапханәче Локманова Г. Х. матур шигырьләр укып, өлкәннәребезне уйнатып  чараны алып барды. Чара чәй өстәле артында күңелле уеннар, концерт номерлары  белән үрелеп барды.  Шекә башлангыч мәктәбе укучылары , балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, авыл үзешчәннәре   шигырьләр, милли биюләр,  матур җырлар  бүләк иттеләр. Өлкән яшьтәге кунакларыбыз мавыктыргыч уеннарда катнашып, үзләренең  зирәклекләрен, тапкырлыкларын  күрсәттеләр.

Бәйрәмдә  күңел җылысы һәм шатлык хисе  тулып торды. Безнең өлкәннәребез  бер-берсе белән аралаша, шатлыклары белән уртаклаша алдылар, биеп ,  яраткан җырларын башкарып күңелле ял иттеләр.   Чара ахырында өлкәннәребез рәхмәт сүзләрен әйтеп,  илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен дога кылдылар.