Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Интернеттагы балалар-файдалы һәм куркынычсыз интернет”

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр.  Балалар кечкенәдән компьютер һәм Интернетны үзләштерә башлый. Алар бик аралашучан һәм аларның тормышына социаль челтәрләр куркынычсыз булсын өчен, аларны челтәрдә дөрес, этик һәм куркынычсыз тәртипкә өйрәтергә кирәк. Шул максаттан китапханәдә "Интернеттагы балалар-файдалы һәм куркынычсыз интернет” темасына мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында китапханәче  Интернетта үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында, челтәрдә йөргәндә үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында аңлатты. Төрле  проблемалы ситуацияләр  турында сөйләштек. Ахырда барысы да интернетта куркынычсыз тәртип буенча белешмәлекләр алды.