"Сугыш елларында хатын-кызлар"
“Җиңү юллары” патриотик программасы кысаларында, Шекә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сугыш елларында хатын кызлар” темасына мәгълүмат сәгате уздырды. Чарада китапханәче 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы , сугыш елларында хатын - кызларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде, “Женщины войны” дип исемләнгән видеоролик аша тулы күзаллау булдырды. “Кыз әбиләр” китабы белән танышып, ил-көн өчен бәхетләрен корбан итеп, пар канатсыз калган – кыз-әбиләр язмышы, тыл ветераннары турында сөйләштек. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакытында хатын-кызларның нинди бәяләп бетергесез роль уйнаганнарын, ир-атлар белән беррәттән үз илләрен яклауга басканнарын, сугыш хәрәкәтләрендә, тылда катнашуларын, оккупация зонасында яшәүләрен белделәр