Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Юл йөрү әлифбасы.

Машиналар, актив хәрәкәтле юллар, җәяүлеләр, светофорлар турындагы белемнәрне һәркем белергә тиеш.  . Олылар дөньясы,  юлда никадәр куркыныч булуын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренең мөһимлеген аңлый.  Бу кагыйдәләр  машина йөртүчеләр өчен генә түгел, калган юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә мөһим. Шул уңайдан, китапханәдә  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау,  юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү, балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, «Юл йөрү әлифбасы» дип аталган танып-белү-уен программасы үткәрдек.

Уен формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыттык, юл билгеләре турында табышмаклар чиштек, «Дөрес әйт», «Светофорның  өч төсе», «Чыпчыклар һәм автомобиль», «Төсле автомобильләр» уеннары уйнадык,  балаларның урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турындагы күзаллауларын ачыкладык.