Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Террорчылык. Төп саклык чаралары."

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне,  терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Китапханә, социаль институт буларак, терроризмга мәгълүмати каршы торырга, Россия җәмгыятенең әлеге бөтендөнья явызлыгына карата гражданлык позициясен формалаштырырга һәм террорчылыкны кисәтүгә үз өлешен кертергә тиеш. Шул максаттан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән " Террорчылык. Төп саклык чаралары." темасына мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче Бесландагы вакыйгалар елъязмасы турында сөйләде, балалар, ата-аналар, укытучылар кичергән кайгы-хәсрәтне, соңгы елларда бөтен дөньяда булган зур терактларны ассызыклады.

Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» кебек төшенчәләр һәм террорчылык актлары кылу теләге тудыручы сәбәпләр ачыкландык. Теракт куркынычы туган очракта һәм тоткыннарга эләккән очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттык.