Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

III Россия күләм “Авылым гүзәллеге” проектына катнашу.

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Шул максаттан Шекә авыл китапханәчесе Локманова Г.Х, 1-21 август көннәрендә,  Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган III Россия күләм “Авылым гүзәллеге”  проектына катнашты. Проект в контакте челтәрендә онлайн марафон буларак  барды һәм 21 көн дәвам итте, китапханәче Шекә авылы, авылның тырыш халкы турындагы  язмаларны , фото видеоларны китапханәнең  vk.com/id710981119 битендә тәкъдим итте һәм  финалист булды. Проект нәтиҗәсендә укучыларыбыз авыл турында күп мәгълүмат алдылар.