Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Татарстан минем туган илем"

30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне укучыларга республиканың һәм районыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер тапкыр искә төшерү, күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен яхшы сәбәп булды. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә, киң даирә укучыларга «Татарстан минем туган илем »туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. Республикабызның тарихи үткәне, бүгенге көне, мәдәнияте, символикасы белән танышуны уен формасында оештырдылар. Катнашучыларга кроссвордлар, шәһәрнең истәлекле урыннарын, атаклы шәхесләрне тану буенча биремнәр, туган ил, туган як турында шигырьләр укыдылар.

 «Татарстан – минем туган илем»китап күргәзмәсе эшләде. Экспозициядә Татарстан Республикасының гаҗәеп тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы китаплар, альбомнар тәкъдим ителде.