Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сугыш юллары-Җиңү юллары"

Укучыларның 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында белемнәрен киңәйтү; Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның батырлыгын, Ватаныбызның тарихи үткәнен оныттырмау максатыннан "Сугыш юллары- Җиңү юллары" дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате узды. Чара башында китапханәче сугышның төп вакыйгалары  фашист басып алган шәһәрләр, алар өчен көрәш авырлыкларын сөйләде. “Дорогами мужества» видеоролигын карап тулы күзаллау булдырдык. Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләшеп, авылыбыздан сугышта үлеп калган батырларыны бер минут белән искә алдык. Хәрби техникаларны тану буенча уен оештырдык. Бу очрашу балалар күңелендә озак сакланыр, чөнки ул бик эмоциональ һәм ихлас булды. Хәтер, бурыч һәм намус безгә бу герой елларны халкыбыз тарихында онытырга мөмкинлек бирмәячәк.