Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Гаилә -бәхет учагы"

Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына, “Гаилә – бәхет ачкычы”, — дип әйтмәгән бит халкыбыз. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Укучыларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү; гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан , табигатьтә "Гаилә -бәхет учагы" дип исемләнгән әдәби чара, пикник оештырдык. Китапханәче кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге,бер -беренне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барды. “Сездә ничек?”, “ Нәрсә ярый, нәрсә ярамый” уеннары  ярдәмендә укучыларның фикерләрен тыңладык.”Гаилә-җылы учак” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Китаплардан гаилә тормышына багышланган шигырьләрне табып уку буенча күңелле бәйге оештырылды.