Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Za Мир! Сила V Правде." китап күргәзмәсе

Шекә авыл китапханәсе махсус хәрби операцияләрнең пропаганда акциясенә  кушылып, "Zа мир! Сила V правде.” "дигән китап күргәзмәсе төзеде. Күргәзмәдә илебезнең  героик үткәне, бүгенгесе турында мәгъүмат тәкъдим ителә.   Шулай ук  Украина территориясендә барган сугышта  үз дәүләтенә, Россия халкына тугрылыкның югары идеалларына хезмәт итү үрнәген күрсәткәндә  һәлак булган геройлар белән дә,  газет-журнал битләрендә  басылган яңаллыклар белән танышырга мөмкин.