Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Авылым хәтирәләре-күңелем сандыгында" китап күргәзмәсе.

Безнең китапханә эшендә туган якны өйрәнү эшчәнлеге «Үткәннән башка киләчәк юк»дигән девиз астында үткәрелә. Илебез тормышында булган һәм безнең өчен яңа, билгесез катламнар ачкан гаять зур үзгәрешләр безнең үткәнебезне, үз тамырларыбызны тагын да активрак өйрәнергә омтылышыбызны тудырды.  24июнь-1 июль көннәрендә, китапханәдә  авыл кешеләре, аның тарихы турында бай материал тупланган "Авылым хәтирәләре-күңелем сандыгында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә үзебезнең авыл тарихы турында бик күп мәгълүмат, Арча районының башка авыллары  турында китаплар куелды. Күргәзмә  25 июнь көнне авыл тарихы турындагы “Хәтер йомгагын сүткәндә” чарасында да киң катлам укучыларга тәкъдим ителде. Туган як тарихын белү, биредә яшәүче кешеләр турында белү – кызык,  дөрес, кирәк һәм мөһим. Китапханәче авыл тарихы турында кызыклы фактлар, мәгълүматлар бирде. Күргәзмә һәр яшьтәге укучылар өчен кызыклы булды. Бу тема һәр яшьтәге укучы өчен кызыклы һәм кирәкле икәнен күрдек һәм алга таба бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.