Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Хәтер йомгагын сүткәндә" авыл тарихы китабын тәкъдир итү кичәсе.

Шекә авыл клубында авыл тарихы китабын тәкъдир итү кичәсе (презентациясе) үтте.
Чарада китап авторы Мөзәкир Гаптрахманов, иганәчесе Әгъләм Локманов, китап өчен материалларны туплаучы Суфия Нигматҗанова, җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтов, “Арча хәбәрлере” кореспонденты Резеда Хакимҗанова,  авыл халкы, шушы авылда туып-үсеп, читтә яшәүче авылдашлар, күрше-тирә авыллардан килгән туган-тумача, дус-ишләр катнаштылар. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. эчтәлекле итеп, китап эчтәлеге буенча сөйләп, концерт номерлары белән аралаштырып алып барды. Китап авторлары һәм иганәчесе чыгыш ясап, китапның язылу тарихы, материал туплау эшендә ярдәмгә килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, китаптан истәлекләр укып чыгыш ясадылар. Халык китапны бик җылы кабул итте, рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Кичә ахырында китапны чыгаруда иганәчелек ярдәме күрсәткән  Әгъләм Локманов авылдагы һәр хуҗалыкка берәр китап бүләк итте.

Чара турындагы  язманы http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/khter-yomgagyn-stknd-shekd-kitap-tkdir-it-kichse-uzdy ссылкасы буенча кереп укырга була.