Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бу көнне бөтен ил солдат булды"

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне-илебез тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе буларак кереп калды. Нәкъ менә шул көнне, төгәлрәге, 1941 елның 22 июнендә таң атканда, фашистлар Германия безнең илгә  һөҗүм ясаган.1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССРда 27 миллионга якын кешене югалткан.

22 июнь көнне Шекә авыл китапханәсе" Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылды һәм "Бу көнне бөтен ил солдат булды"дигән темага хәтер сәгате үткәрде. Акциянең төп максаты-патриотизм, безнең тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фаҗига һәм каһарманлык турында онытмау.

Китапханәче «Мәңгелек Ут-безнең хәтердә» дигән китап күргәзмәсе аша, Россия тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн турында сөйләде. Ветеран-геройларыбызны искә төшердек. Катнашучылар һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар