Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Чәчәкле ил, безнең ил"

Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, илебезнең төп дәүләт бәйрәме- Россия көне уңаеннан , киң катлам укучылар өчен   " Чәчәкле ил, безнең ил"  дип исемләнгән  күңел ачу чарасы уздырды. Чара башында мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлап, милли гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру нияте белән милли уеннар, җыр, биюләр оештырды. “Сигезле”, “Наза”, “Капкалы” һәм башка уеннарны бергәләп искә төшереп, яшь буынга өйрәтеп,  өлкән яшьтәге кешеләрнең яшь чакларында бераз гына булса да  алып кайтып, Ватанга мәхәббәт, туган илебез өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан оештырылган бу чара һәркемнең күңелендә  җылы, күңел атмосферасы тудырды.