Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сабантуйга бүләк җыю.

Безнең авылда милли бәйрәмебез - Сабантуйга әзерлек бара. Борынгы гореф-гадәтләргә ияреп, Шекә һәм Илдус авылларында Сабантуйга бүләкләр җыю бәйрәме үткәрдек. Ел саен авыл халкы милли бәйрәм көтә. Быел да бәйрәмгә бүләкләр җыю бик күңелле узды. Хуҗалар безне кадерле кунаклар буларак каршы алды, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар әзерләделәр. Һәр урамда җырлар һәм биюләр яңгырады. Сабантуйга җыелган яулыклар, сөлгеләр, ситцалар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Димәк, безнең һәркайсыбыз ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм саклауга, аларны үсеп килүче буынга җиткерүгә үз өлешен кертте.