Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Шагыйрәгә чәчәк бәйләме"

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк лауреаты, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 4 июнь көнне 75 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә, киң катлам укучылар өчен “Шагыйрәгә чәчәк бәйләме” дип исемләнгән әдәби сәгать  узды. Чарада язучының тормышы,  гаҗәеп киңкырлы иҗаты белән таныштык. “Тормыш бер мизгел” китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп, катнашучылар язучының  шигырьләрен укыдылар. Китапханәче язучының “Алма апа” китабыннан өзекләр укып, язучының әсәрләрендәге  тормыш фәлсәфәсе, дөньяга карашы турында фикер алыштык.