Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Агач утырту.

Тирә - юнебезгә яшеллек бирү, сулар һавабызны чистарту өчен агачлар утырту, барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Узган ел авылыбызның "Нурияздан чишмәсе" төзекләндерелде, аны төзекләндерү – халык тарафыннан су чыганагы турында кайгырту гына түгел, ә авыл халкына, кунакларына hәм узып баручы кешеләргә хөрмәт билгесе дә.Тиздән Сабантуйлар җитә. Шушы чишмә яныннан күпме халык узачак. Без мәдәният хезмәткәрләре чишмә буйларын матурлау нияте белән чишмә тирәсенә чыршы агачлары утырттык. Утырткан агачлар үсеп китсен, алар янәшәсенә яңалары өстәлсен.