Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Скажи курению-НЕТ!"

31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелде. Бу көн   Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителгән. Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы  иң актуаль, алар белән көрәшү –  дәүләт өчен генә түгел, гомумән,  һәр аерым гражданның бурычы. «Начар гадәтләр»– ул, беренче чиратта, аларның  кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү. Шушы  максат белән китапханәдә "Скажем курению-Нет!" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә эшләде.
Бөтендөнья тәмәкегә каршы көнендә , китапханәгә килгән һәр укучыны, тагын бер тапкыр тәмәкенең зыяны һәм аның  авыр нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итеп,  дөнья буенча барлык тәмәке тартучыларның никотин бәйлелегеннән баш тартуга  мотивация биреп, бөтен кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә никотиннан  башка тормышның өстенлекләре турында,  тәмәке, аның тарихы, зыяны һәм башка бик күп мәгълүматлар бирелде. Барлык катнашучыларга “Вся правда о вреде курения” буклетлары таратылды.