Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Халыклар мәдәнияте илендә. Библиотөн 2022

28 май көнне"Библиотөн-2022 "Бөтенроссия акциясенә кушылдык һәм халыкларның мәдәни мирасын саклау елына багышланган "Халыклар мәдәнияте илендә" дигән чара үткәрдек. Кичәдә яшьләр игътибарына «Халкым мирасы» дигән китап күргәзмәсе, халык гореф-гадәтләре турында кызыклы квест-уен тәкъдим ителде. Һәр команда, һөнәр, уеннар, бию, кешеләрнең тормыш үзенчәлекләре, аларның көнкүреше, хезмәте турында биремнәрне үтәп, "станциядән станциягә" күчте, төрле биремнәрне үтәп, татар халык мәкален җыйды. Чара ахырында" Йөзек салыш"," Тукмак әйләндерү","Яулык салыш" һ.б. уеннар оештырылды. Яшь китап укучылар милли хәзинәләр һәм аларның тарихы белән таныштылар. . Үз белемнәрен камилләштереп, алар күңелле ял иттеләр.