Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Китапханә дәресе "Вакытлы матбугат һәркемгә ярдәмгә!"

Нәрсә ул вакытлы матбугат, алар ничек, ни өчен китапханәгә килә, вакытлы матбугатны ничек файдаланырга булуын аңлату максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән"Вакытлы матбугат һәркемгә ярдәмгә" дип исемләнгән китапханә дәресе узды. 

Чара барышында балалар вакытлы матбугатның нәрсә икәнлеге, газетаның нәрсә белән аерылуы, эчтәлеге буенча нинди журналлар булуы, "журналист”, “мөхәррир”, “тираж”, “ экземпляр” төшенчәләре белән таныштылар. Китапханәгә килгән балалар матбугатыннан иң кызыклы сәхифәләр һәм журналлардагы мәкаләләр турында сөйләштек.