Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ышаныч телефоны- синең дустың"

Балаларга һәм яшүсмерләргә түләүсез аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәтен ышаныч телефоны аша башкарып булуын, һәр баланың бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны номерын (8 (800) 2000-122) белүен һәм аңа хокуклары бозылган очракта шалтырату мөмкинлеге булуын аңлату максатыннан, китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ышаныч телефоны-синең дустың »дигән темага  викторина үткәрелде. 

Чара барышында балалар ышаныч телефоны эшенең принциплары турында сөйләдек, ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, психологик ярдәм төре турында мәгълүмат бирелде, шулай ук хезмәтнең үзенчәлекләре белән таныштырдык.  Соңыннан уен-викторина үткәрелде.