"Әти-әнием Һөнәре"
Җәмгыятьтә һөнәрләр дөньясы-катлаулы, динамикалы, даими үсештә торган система. Һөнәргә карата мөнәсәбәт шәхес социализациясе процессында эшләнә, ул кече яшьне дә үз эченә ала. Ата-аналарның һөнәрләре белән танышу баланың киләчәктә дә заманча дөньяга керүенә, аның кыйммәтләренә тартылуына ярдәм итә, малайлар һәм кызларның танып-белү мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне һәм үстерүне тәэмин итә. Якынлашып килүче Гаилә көне уңаеннан, китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар белән "Әти-әнием Һөнәре"дигән чара үткәрелде. Чараның максаты-кече яшьтәге мәктәп укучыларының һөнәр дөньясына карата танып-белү кызыксынуларын үстерү, балаларда «хезмәт эшчәнлеге» төшенчәсен формалаштыру, балага гаиләнең, ата-ананың тормышында һәм җәмгыять тормышында әһәмиятен күрсәтү.
Чара башында без Д.Родариның "Һөнәрнең исе нидә" дигән шигырен укыдык, эшсез һәм мәшгуль кешенең сыйфаты турында сөйләштек. Чара" Минем әти-әнием иң тырышларым" дигән девиз астында дәвам итте, бу өлештә һәр бала үз әти-әниләренең һөнәре турында сөйләде. Теге яки бу һөнәр таләп итә торган характерлы сыйфатлар турында аңлаттылар һәм сөйләделәр. Һөнәрләр турында табышмаклар, хезмәт турында мәкальләр әйтелде. Чара ахырында " Нәрсә артык?” уены аша конкрет хезмәт предметлары белән танышу нигезендә һөнәр турында күзаллаулар формалаштырылды. «Һөнәрләр аукционы», «Әйе, юк»дигән уеннар оештырдык.