Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Онлайн-викториналарда катнашу.

Бөек Ватан сугышы турындагы хәтер-ул хроника, елъязма һәм көндәлекләр генә түгел, ә бу аның үткәндәге тәҗрибәсен үз эченә алган тарихи дәресләре һәм хәзерге һәм киләчәккә омтылышы да. Бөек Ватан сугышы белән бәйле вакыйгалар тарих тирәнлегенә таба бара. Хәтер эстафетасын тапшыру, балаларга җиңү яулаган халкыбызның бөеклеген һәм фидакарьлеген күрсәтү-патриотик тәрбия бирү бурычларының берсе. Шуны истә тотып,  үземнең белем дәрәҗәсен тикшерү, камилләштерү максатыннан  МБМУ "Велижск район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"  оештырган “Дорогами Победы” онлайн- патриотик викторинага ; Башкортстан Республикасы  Уфа шәһәре “Модельле библиотека №10” оештырган “Мы о войне стихами говорим” онлайн-викторинага катнашып, яхшы нәтиҗәләр алдым һәм  сертификатлар  белән бүләкләндем.