Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җиңү тәрәзәләре" акциясе

Тормышыбыз, бөтен кешелек тарихында тирән эз калдырган вакыйгалар һәм даталар бар. Алар турында һәрвакыт хәтерлиләр, бу хәтер буыннан-буынга тапшырыла. Шундый вакыйгаларның берсе-иң зур һәм шатлыклы бәйрәм-Җиңү көне-9 май. 4 май көнне Шекә авыл  китапханәсе "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.  Акциянең максаты: халыкның игътибарын 1941 – 1945 еллардагы вакыйгалар турында хәтер темасына җәлеп итү, Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларга рәхмәт белдерү. Китапханә тәрәзәләрен Җиңү символлары - Мәңгелек ут,  язулар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәлде. Үзебезнең  укучыларын да шушы акциягә кушылырга чакырдык. Тынычлык һәм тыныч яшәү мөмкинлеге нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын онытмаска кирәклеген искәрттек.  Китапханәнең иң актив укучылары акциягә теләп кушылдылар. Алар үз йортларының тәрәзәләрен бәйрәмчә бизәделәр һәм эшләре китапханәнең  https://vk.com/wall710981119 битендә тәкъдим ителде.