Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җиңү көне"

7 май көнне безнең авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелиск янында “Җиңү көне” дип аталган тематик әдәби-музыкаль композиция булып узды.  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янында авыл халкы, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм мәктәп укучылары җыелды. Чараны китапханәче Локманова Г. Х. алып барды. Авыл җирлеге башлыгы,  тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары  котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Җыелучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдык, һәлак булган якташларыбыз рухына дога кылынды,  обелискына чәчәкләр салынды. Тантаналы митинг бәйрәм концерты белән дәвам итте. Концертта башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясады . Концерт программасында сугыш еллары җырлары һәм шигырьләр  яңгырады. Бөек Җиңүнең нинди көч белән ирешелүе турында сугыш еллары вакыйгалары турында кыскача мәгълүмат бирелде .  Сугыш чоры балаларының хезмәтен чагылдырып, укучылар " Сыер көткәндә" күренешен  сәхнәләштерделәр.Бәйрәм концерты көчле хис-тойгылар уятты һәм һәр катнашучының йөрәгендә тирән тәэсир калдырды.