Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тыл ветераны белән очрашу.

 Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан кече яшьтәге укучылар белән авылыбызның иң өлкән кешесе, сугыш ветеранының тол хатыны, тыл батыры Асия апа Шайхиева белән очрашу кичәсе оештырдык. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. котлау һәм рәхмәт сүзләре белән башлады, укучыларны якыннан  Асия апа белән таныштырды.  Укучылар Асия апага рәхмәт сүзләрен  җыр hәм шигырьләр аша   бүләк иттеләр. Асия апа укучыларга  үзенең тормыш юлын , сугыш вакытында кичергән авыр вакыйгаларын , хәтирәләрен сөйләде. Очрашуда алган тәэсирләр, Асия апа сөйләгән хәтирәләр, укучыларда күзаллау булдырып,  үткәннәргә кызыксыну уятты. Очрашу файдалы һәм эчтәлекле булды.