Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ул елларга баш иик"

Шекә авыл китапханәсе,  Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган “Балаларга сугыш турында укыйбыз-2022” XIII Халыкара акциягә кушылып, башлангыч сыйныф укучылары белән "Ул елларга баш иик" дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды. Чараның максаты: балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен ныгыту, балаларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен ныгыту, шул дәһшәтле елларда кичергән ватандашларыбызның авырлыкларын тоеп,  патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче укучыларны Бөек Җиңү белән котлады, аларга сугыш тарихының төп чорлары турында сөйләде, Георгий тасмасының тарихын сөйләде, аны йөртү кагыйдәләре белән таныштырды, тасмадагы чәчәкләрнең әһәмиятен ачты. Презентация ярдәмендә балаларга Бөек җиңүнең әһәмияте һәм фронтта һәм тылда авыр сугышларда катнашкан кешеләрнең батырлыгы турында сөйләде.  Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме"әсәрен укыды.  Укучылар  әсәрне бик игътибар белән тыңладылар һәм герой язмышына борчылдылар,  өч баласын сугышка озаткан Ана кичерешләрен күзаллап фикерләрен әйттеләр.  Бу очрашу укучылар  күңелендә озак сакланыр, чөнки ул бик эмоциональ һәм ихлас булды.