Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җырлап килде яз бәйрәме"

Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме белән башлана. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын, гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәмен , барлык буыннар да ярата һәм көтеп ала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Тырышып эшләгәч , бергәләп ял итүе дә күңелле. Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә "Җырлап килде яз бәйрәме" күңел ачу чарасы уздырды. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. алып барды. Чара матур җырлар, шигырьләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында өлкәннәребез балаларга күчтәнәчләр өләште, бәйрәмне оештыручылар исеменә рәхмәт сүзләре әйттеләр.