Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Мәрхәмәтлелек бизи кешене"

Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга кирәклеген искәртү максатыннан “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында ““Мәрхәмәтлелек бизи кешене” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чара “Игелек эшләү- изге гамәл” китап күргәзмәсе белән таныштырудан, әкиятләр эчтәлеге буенча фикер алышудан башланды. Валентина Осееваның  “Бер әби”, “Начарлык” әсәрләрен кычкырып укып,   укучыларны әхлакый ориентирларын билгеләдек, әйләнә-тирәдәгеләргә, өлкәннәргә игътибарлы булырга кирәклеген ачыкладык. “Игелек чәчәге” таҗларын дөрес җыеп, чараны “Мәрхәмәтле булыйк!”девизы белән тәмамладык.