Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"И мөкатдәс, моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичә.

26 апрель көнне яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсе, авыл  клубы белән берлектә язучының 136 еллыгына багышланган «И мөкатдәс, моңлы сазым» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Әлеге чарада кече яшьтәге китап укучылар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. Чарада без шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Катнашучылар аның биографиясеннән кызыклы фактлар, замандашларының татар халкының бөек улы турында истәлекләрен тыжладылар, Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар, аның шигырьләренә язылган җырларны  башкардылар. «Ачык авыз», «Түбәтәй», «Шүрәле» уеннары уйнадык. Соңыннан Тукай әсәрләре буенча викторина оештырылды. "Тукай сүнмәс йолдыз ул"дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.