Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без терроризмга каршы!"

21 апрель көнне, Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, бәлигъ булмаганнарны экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы тору максатында, башлангыч сыйныф укучылары белән "Синең сайлау" дигән оператив- профилактик чара кысаларында "Без терроризмга каршы!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдык. Чарада китапханәче терроризмга һәм экстремизмга каршы тору проблемасы - куркынычсызлык тәэмин итүнең иң мөһим бурычларының берсе булуын аңлатып сүз башлады. Экстремизм һәм терроризмның сәбәпләре, нәтиҗәләре, шулай ук экстремистлык һәм террористик янаулар килеп чыккан очракта, һәр гражданин кабул итәргә тиешле гамәлләр турында мәгьлүмат бирелде.

Ашыгыч ярдәм телефоннарын кабатладык. Террорга бәйле ситуацияләр китереп, укучыларның фикерләрен тыңладык.Чарада китапханәче терроризмга һәм экстремизмга каршы тору проблемасы - куркынычсызлык тәэмин итүнең иң мөһим бурычларының берсе булуын аңлатып сүз башлады. Экстремизм һәм терроризмның сәбәпләре, нәтиҗәләре, шулай ук экстремистлык һәм террористик янаулар килеп чыккан очракта, һәр гражданин кабул итәргә тиешле гамәлләр турында мәгьлүмат бирелде.
Ашыгыч ярдәм телефоннарын кабатладык. Террорга бәйле ситуацияләр китереп, укучыларның фикерләрен тыңладык.