Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без срока давности"

19 апрель-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды истәлегенә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Бердәм гамәлләр көне. Шушы тарихи көн уңаеннан, язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында, китапханәдә "Без срока давности" дигән темага хәтер сәгате узды. Чарада көннең максатлары һәм бурычлары, Бөек Ватан сугышы елларында тыныч халык фаҗигасе, геноцид корбаннары, нацистлар җинаятьләре , совет халкының кешелек тарихындагы иң катгый сугышта Җиңүенең әһәмияте, "геноцид" , "нацистлар" төшенчәләре турында доклад белән тарих укытучысы Р.А. Вилданов чыгыш ясады.

Китапханәче, бу куркыныч сугышта Җиңү Көне-елда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, әмма аның турында онытмау, бәйрәм чараларында катнашу гына түгел, ә һәрвакыт бу дата турында истә тотарга кирәклеген аңлатты  һәм"Онытырга хакыбыз юк!"дигән хат язарга тәкъдим итте. Укучылар үз хатларында сугыш дәһшәтләрен күргән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, безнең илдә тынычлык теләделәр һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска өндәделәр.