Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Моңлы Арча гәрәбәсе-Сания Әхмәтҗанова”

Якташыбыз , танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ премиясе лауреаты Сания Әхмәтҗановага 20 апрельдә 60 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә " Оч иреккә, Җырым!” дип исемләнгән шигъри өстәл куелды.  “Моңлы Арча гәрәбәсе-Сания Әхмәтҗанова” дип исемләнгән  шигыри сәгаткә кушылып, китапханәгә килгән һәр кеше белән дә аның шигырьләрен укып , иҗаты белән таныштык. Аның иҗатында күңелләрне айкап алырлык сагыш та, рухыңны илаһи бөеклеккә дәшкән чакыру авазы да, хатын-кыз күңеленең сихри назы да, бөтен дөньяны ямьгә күмәрлек мәхәббәт тә бар. Шигырьләрендәге гадилек, матурлык күңелне кузгата. Шул гүзәллекне, кыюлыкны, мәрхәмәтне югалтмыйча, Сания апа Әхмәтҗановага яңа иҗат уңышлары теләп калабыз.