Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Мәдәният аша дөнья" китап күргәзмәсе.

15 апрель-Мәдәният көне . Мәдәни дөнья эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә кадер-хөрмәт бирү өчен махсус оештырылган көн бу.
Сүз дә юк, кеше планетада иң мәдәни һәм акыллы җан иясе. Сәнгать ярдәмендә без шәхес буларак үсәргә, эчке асылыбызны аңларга, әйләнә-тирәдәге барлык хәлләрне үз күзаллавыбыз аша формалаштырырга сәләтле. «Мәдәният» яктылыкны олылау, идеалларга, камиллеккә һәм гүзәллекне аңлауга омтылышны чагылдыра. Шушы матур истәлекле көн уңаеннан китапханәдә “Мәдәният аша дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә сәнгатьнең төрле өлкәләрендә хезмәт куеп, дәрәҗә яулаган күренекле шәхесләр турында, китапханә фондында булган китаплар белән беррәттән, үз сәләтен, иҗатын үстерергә теләгән укучылар өчен, ярдәмлек китаплар да урын алган.