Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Кеше галәмне ача"

12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан "Кеше галәмне ача" дип исемләнгән викторина узды. Чара башында китапханәче бу көн уңаеннан мәгълүмат бирде һәм  планетаның беренче космонавты Ю. Гагарин белән космик корабльнең старты турында видеоролик күрсәтте. Чараның икенче өлешендә, темага кагылышлы викторина сораулары тәкъдим ителеп , укучылар космик станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Көчле фикер алышулар, тиз , төгәл җаваплар, укучыларга үзләрен космонавтлар ролендә тоярга ярдәм итте һәм укучыларда иҗат атмосферасы тудырды. Бергәләп космик ракета һәм косманавтлар кисеп ябыштырып “Без космоста” темасына композиция иҗат иттек, “Оча торган комета”, “Кем күпме йолдыз җыя?” уеннарын оештырдык.  Космос һәм Ю. Гагарин турында шигырьләр укылды, тема буенча табышмаклар чиштек. Чара ахырында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү үткәрелде , “Беренче космонавтлар” альбомын карадык.  Чара кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.